Татарстанда «Зөя» станциясе янындагы йөк поезды җәяүлеләр кичүендә бер ир-атны бәрдергән.
Поезд машинисты ашыгыч рәвештә туктарга омтылып карый, сигнал бирә, тик болар гына баләдән коткарып кала алмый. Мәрхүмнең шәхесе ачыклана.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланды.