Татарстанда тагын бер табибның коронавирустан гомере өзелгән

Чаллы табибы, невропатолог Александр Медведев коронавирустан вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә кызы Юлия хәбәр итте.

«Коронавирус медицинага 48 ел гомерен биргән гаҗәеп ир, әти, бабай булган табибның гомерен өзде. Сәламәт яшәү рәвеше дә, хроник авыруларының булмавы да бу афәтне җиңәргә ярдәм итмәде.

Прививка турында сорауларга җавап итеп шуны әйтәсем килә – өлгермәде. Ике ай элек кичерелгән чирдән соң булган антитәнчекләргә өметләнде. Үзегезне саклагыз. Барысы да бик җитди», — дигән табибның кызы.

Александр Георгиевичның гомуми табиблык стажы 48 ел, ул озак вакытлар 5 шәһәр сырхауханәсендә эшләгән. Аңа 72 яшь булган


Фикер өстәү