Коронавирус белән авыручы балалар саны арткан

Мәскәү өлкәсендә тугыз яшьтән кечерәк балаларның коронавирус белән авыру очраклары бер процентка арткан. Ике авыру бала ИВЛга тоташтырылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Светлана Стригункова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Министр сүзләренчә, өлкәдә Covid-19 коронавирусыннан авыручы балалар өчен 250 койка каралган. Урыннар пневмонияле балалар госпитализацияләнү аркасында якынча 90 процентка тулы.

«Яңа туганнан алып тугыз яшькә кадәрге авырган балалар саны бер процентны тәшкил итә. < … > Безнең өлкәдә 250 балалар койкасы ачылды, алар нәкъ менә коронавирус инфекцияләре өчен һәм урыннарның 90 проценты һәрчак тулы», — дигән Стригункова Мәскәү өлкәсе губернаторы оператив киңәшмәсендә.

Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Спутник V» препараты базасында балалар өчен коронавирустан вакцина экспертизасы тиздән тәмамланачагын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү