Татарстанда траншея казыганда үсмер белән эшче үлгәннән соң, оешма директоры тоткарланган

«Брайт Парк» коттедж бистәсендә эшче һәм 14 яшьлек үсмер туфрак астында калып, тикшерүчеләр «Ирбис» төзелеш компаниясе директорын тоткарлаган.

Фаҗига 4 ноябрьдә булды. Траншея казыганда грунт ишелеп, аның кырында торган  эшче белән  яшүсмер һәлак булды.

Тикшерү фаразлары буенча, фаҗиганең «Ирбис» субподряд оешмасы директорының куркынычсызлык таләпләрен үтәмәвенән килеп чыккан. Шул ук вакытта субподрядчының җир эшләрен башкаруга тиешле ордеры булмавы да ачыкланган.

«Төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Сорау алганда фирма башлыгы җинаятькә катнашы булуын танымаган. Үз гаебен башка хезмәткәргә күчерүне раслаган документлар тапшырган. Әмма документларда фальсификация билгеләре ачыкланган.

Тикшерү төзелеш фирмасы директорының иреген чикләү чарасын сайлау өчен судка мөрәҗәгать иткән. Эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр белдердеТатарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Фикер өстәү