Иннополиста туфрак өеме астында калган эшчеләрнең берсе генә исән калган (ВИДЕО)

Югары Ослан районында ике эшче туфрак өеме астында калган. Берсе – 50 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Икенчесен – 21 яшьлек егетне хастаханәгә озатканнар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, эшчеләр 6 метр тирәнлектәге траншеядә канализация торбасы сузганнар. Бермәл ниндидер сәбәптән аларның өстенә туфрак ишелеп төшкән. Ир-атның икесе дә 2 метрлы туфрак катламы астында калган. Шул тирәдәге кешеләр аларны җир өстенә тартып чыгарган. Бер эшче һава җитмәүдән тончыгып үлгән.

Эшләгәндә иминлек кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү