Чирең йөзеңә язылган: каш сирәкләнү, кызыл таплар чыгу, күз төбе каралу нәрсәне аңлата?

Баксаң, кеше организмында яшерен генә тамыр җәеп яткан күп кенә авыруларны йөздәге үзгәрешләр аша да чамаларга була икән.

Сирәкләнгән кашлар. Күпләр моны күрешкә, яшь бара шул, дип тынычлар. Әмма кашларның сирәкләнүе организмга калкансыман биз гормоны җитмәү турында кисәтергә мөмкин икән. Пенсильвания Университеты галиме Сьюзан Тейлор сүзләренә караганда, андый чакта кеше үзендәге башка билгеләргә дә игътибар итәргә тиеш. “Калкансыман биз белән проблемалары булган кеше, гадәттә, хәлсез була, гел туңа, тәненең артык коры булуыннан интегә. Үзегездә бу билгеләрнең берсен генә булса сизсәгез, кичекмәстән кан анализы тапшырып карарга кирәк”, – ди ул.

Йөздәге чәч бөтекләре, ялкынсыну. Кайберәүләрнең йөзе туганда ук “чәчле” була. Икенче берләрендә ул стресс аркасында пәйда булырга мөмкин. Әгәр йөздәге чәч бөртекләре торган саен күбәя барса, димәк, организм ир-ат гормоны – тестостеронны чамадан тыш күп бүлеп чыгара башлаган дигән сүз. Бу билге аналык бизе поликистозы турында да кисәтергә мөмкин. Тестостерон инсулин күләме артып китү аркасында да күбәергә мөмкин. Бу очракта баллы ризыкларны азрак ашарга кирәк.

Биттәге кызыл таплар. Оялганда йөз кызару – гадәти хәл. Ә менә ул тик торганда да кызарып торса, шикләнергә җирлек бар. Еш кына мондый билге тире туберкулезы (волчанка) вакытында күзәтелә. Артрит вакытында, буыннар авыртканда да йөз кызарып торырга мөмкин.

Күз астындагы кара түгәрәкләр. Күз астындагы кара таплар, гадәттә, күз тирәсендәге су белән тулган май капчыклары урыныннан күчкәндә пәйда була. Бу билге организмда тозның чамадан тыш күп булуы турында сөйләргә мөмкин. Хроник аллергиядән интеккән кешенең дә күз төбе каралып тора. Ник дигәндә, бу вакытта күз тирәсендәге кан тамырлары киңәя. Әгәр күз төбе кызарып торса, кичекмәстән дерматологка күренергә кирәк. Андый чакта кешедә хәлсезлек. буыннар сызлау кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Фото: kakprosto.ru


Фикер өстәү