41 яшьлек хатын туган көнендә танышын көчләгән

Мәскәүдә күңелле генә башланган туган көн коточкыч булып тәмамаланган. Бу хакта КП хәбәр итә.

30 яшьлек Вероника (исеме үзгәртелгән) танышы Татьянаның туган көненә килә. Хатын-кызлар өстәл артына берничә сәгать сөйләшеп, күңел ачып утыралар. Верониканың өе ерак булганлыктан иртәрәк кайтырга ният кыла. Әмма хуҗабикә аны җибәрми.
Вероника ккиенергә дип коридорга чыга, Татьяна аның киемнәрен салдыра башлый. Кыз каршы тора, әмма 41 яшьлек хатын көчлерәк булып чыга.

– Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, 41 яшьлек гражданка, физик көч кулланып, 30 яшьлек гражданкага карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылган, — дип хәбәр итә чыганак.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү