Бөтенроссия экологик диктантында катнашырга мөмкин

Татарстанда 14-21 ноябрьдә Бөтеноссия экологик диктант язачаклар. Быел чара “күзгә-күз” (офлайн) һәм онлайн-форматта (https://экодиктант.рус/ порталында) узачак.

Диктантны оештыручылар – Федерация Советының Аграр-азык-төлек cәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, “Равноправие”, “Ангел-ДетствоХранитель” оешмалары һәм Балалар экология-биология федераль үзәге.
Экологик диктант тест рәвешендә үткәрелә. Ул 25 биремнән тора. Биремнәр 4 категориягә исәпләнгән:
-12 яшькә кадәрге балаларга;
— 12-18 яшьлек үсмерләргә;
— экологик өлкәдә тәҗрибәсе һәм белеме булмаган зурларга;
— экологик өлкәдә тәҗрибәсе һәм белеме булган зурларга.
Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә. Тест төрле сорауларны, шул исәптән энергияне һәм ресурсларны сак тоту, экологик иминлекне тәэмин итү, экологик гадәтләр булдыру кебек мәсьәләләрне үз эченә алган.
Диктант йомгаклары буенча катнашучы сертификаты яки җиңүче дипломы биреләчәк.

Безнең белешмә: Экологик диктант – ел саен үткәрелә торган проект. Максаты – Россидә яшәүчеләрнең экологик культурасын үстерү. Диктант беренче тапкыр 2019 елның 6 сентябре – 15 октябрендә мәктәпләрдә уздырылган. Акциядә Россиянең 45 төбәгеннән 80 меңнән артыграк кеше катнашкан.


Фикер өстәү