«Казан Экспо»да «Этнографик диктант» яздылар

Бүген көн дәвамында «Казан Экспо»да Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылу тантанасы уза. Биредә “Зур этнографик диктант” та яздылар. Әлеге чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ел саен уза.

«Зур этнографик диктант» VIII Бөтенроссия акциясендә теләгән һәркем катнаша алды. Диктант биреме 30 сораудан торды, аны язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелгән иде. Диктант Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирә.

– «Этнографик диктант»ны ел да язам. Бик кызыклы. Беренче карашка катлаулы, чөнки Россия территориясендә яшәүче милләтләрнең көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәниятенә бәйле. Ләкин уйласаң, ерып чыгарга була. Сорауларга дөрес җавап биреп, «бишле»гә язганмындыр дип уйлыйм, – ди диктантта катнашучы Мөслим районы Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. – Без күпмилләтле республикада яшибез. Үзебезнең Мөслим районында гына да егермедән артык милләт вәкиле яши. Бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белү – бер-беребезгә карата хөрмәтне арттыра, якынайта. Күпмилләтле дәүләт буларак, без, һичшиксез, дус-тату яшәргә бурычлы. Шул вакытта гына илебез көчле, тормышыбыз ямьле. Без бер-беребезнең тормышын ямьләп яшибез.

Чаллыдан килгән Надежда Кириллованың да «Этнографик диктант»ны беренче язуы гына түгел.

– Башта җиңел булып тоелды, чөнки мин тарих укытам, әмма җавап бирергә кыенрак булган сораулар да бар иде. Сорауларның асылына төшенергә тырыштым. Шунысы белән кызыклы да: хәзер инде төгәл җавапларын беләсе килә, – ди Надежда Кириллова. – Мондый чараларны үткәрү бик урынлы һәм бик кирәк. Чөнки без тарихыбызны белеп бетермибез. Кайчан ниләр булганын, тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә кирәк. Безнең тарих – ул безнең тормыш, традиция, без балаларга тапшырачак мирас. Үткәнсез киләчәк юк.

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе республикада 3-8 ноябрьдә узачак.


Фикер өстәү