«Кызыл зона»да эшләүчеләрнең организмнарын саклау өчен ниләр эшләнә?

Инде ике елга якын табиблар, шәфкать туташлары, «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре һәм башкалар физик һәм психологик яктан искиткеч зур басым астында эшли. Аларга чын мәгънәсендә «яну» куркынычы яный. Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы белгечләре тарафыннан медицина хезмәткәрләренең алдагы көннәрдә дә халыкны дәваларга мөмкинлекләре булсын, организмнарын тузу хәленә җиткермәс өчен ниләр эшләнә икән? Шул хакта сөйләсәгез иде. Үз чиратыбызда аларның һәммәсенә сабырлык, гаиләләренә түземлек телибез.

Наилә Вилданова. Чаллы

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте:

Республикабызда «кызыл зона»да эшләүче табибларга пандемия башланганнан бирле психологик ярдәм оештырылып килә. Мондый тренинглар, нигездә, җаваплы белгечләр тарафыннан квалификацияне күтәрү курсларында үткәрелә. Бу – бик кирәкле гамәл. Беренче вакытларда, «кызыл зона»дан 14әр көн чыкмыйча эшләгән көннәрдә, табиблар арасында бигрәк тә чиктән тыш киеренке халәттә калучылар булды. Аларга индивидуаль ярдәм дә күрсәтелде.

Психолог Роман Крюков фикере:

«Кызыл зона»да эшләгән табибларга посттравматик синдром янарга мөмкин. Бу уңайдан Рэмбо турындагы фильмны мисалга китерергә була: кеше сугыштан кайта һәм тыныч тормышта үзенә урын таба алмый, чөнки ул озак вакыт стресс халәтендә була. Шуңа күрә табибларны, бигрәк тә яңа эшли башлаучыларны гел тикшереп торырга кирәк. Эшли-эшли күп табиблар мондый халәткә дә, шулай ук үлемгә дә ияләшә. Бу аларның һөнәренә бәйле. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: «кызыл зона»да табиблар хәлдән тайганчы эшли һәм сәламәтлекләренә шактый зыян китерәләр. Нәтиҗәдә, пандемия кайчан да булса чигенгән очракта, алар бу чорда алган авырулары белән япа-ялгыз кала, инде кирәкләре калмаган кебек тоела. Менә шул вакытта стресс янә башланырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен табибларга бу хакта даими аңлатып торырга кирәк. Авыр халәттән чыгу юллары – ял итү, көндәлек режимны үтәү, спорт белән шөгыльләнү.


Фикер өстәү