Мәктәпләрнең куркынычсызлыгы өчен акча күбрәк бүлеп биреләчәк

Киләсе елда республикада барлык дәүләт мәктәпләрен саклауга 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Республика бюджетында әлеге максатка шуның кадәр сумма каралган. Бу хакта Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында белдерде. «Шәхси сак предприятиеләренең дәүләт мәгариф оешмаларын саклавы өчен 1,1 миллиард сум каралды. Моңа кадәр бюджет проектында беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауга гына 340 миллион сум күздә тотылган иде. Хәзер өченче категориядәге мәктәпләр дә исәпкә алынды», – диде ул.


Фикер өстәү