Әлмәттә 47 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаеплиләр.
Тикшерү фаразы буенча, ул Фәхретдин урамындагы тулай торак коридоры буйлап барганда аңа күршесе очраган. Ир аны ямьсез сүзләр белән кимсеткән, ә үпкәләгән хатын җавапсыз калмый — пычак белән кыерсытучыга ташлана һәм күп кенә яралар ясый. Нәтиҗәдә, ир шунда җан бирә.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.