Владимир Путин коронавирусны ачыклаучы тестларны тизрәк уздыруны таләп иткән

Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусын ачыклаучы тестларны тизләтүне таләп иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Тестларның тизлеген арттырырга кирәк. Бу хакта инде моңа кадәр дә әйткәнем бар”, – дигән дәүләт башлыгы генетик технологияләрне үстерүгә багышланган киңәшмәдә.

Киңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россиядә коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, тестлар саны 1,5 тапкыр арттырылган. Моңа кадәр 100 мең кешегә 300 тест кына уздырылган.

Сүз уңаеннан, кичә илдә Covid-19 инфекциясеннән үлем-китем күрсәткече чираттагы тапкыр аянычлы рекорд куйган. Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, тәүлек эчендә Россиядә 1247 кеше коронавирустан гүр иясе булган.


Фикер өстәү