2022 елда минималь хезмәт хакы 1,1 мең сумга артачак

2022 елда минималь хезмәт хакы 8,6 процентка артачак һәм 13890 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин.

«Яшәү минимумы күләмен индексацияләү белән бер үк вакытта минималь хезмәт хакы да артырга тиеш. Киләсе елда 8,6 процентка, якынча 1 100 сумга артачак. Нәтиҗәдә, киләсе елда минималь хезмәт хакы аена 13 мең 890 сум тәшкил итәчәк», — дип китерә дәүләт башлыгының социаль чаралар буенча киңәшмәдә.


Фикер өстәү