Вируссыз көрәш. Киләсе атна башында Казанда татарның иң көчле егетләре билгеле була

22–23 ноябрь көннәрендә башкалада көрәш буенча Татарстан Чемпионаты уза. Аңлашыла инде, оештыручылар көн кадагындагы барлык таләпләрне үтәп уздырачак бу ярышны. Сакланырга кирәк, әмма куркып утырып та булмый: республика көрәш федерациясе киләсе елда буласы бәйгеләрнең календарен төзеп куйган.

Гадәттә, көрәш буенча зур ярышлар җомга-шимбә көннәрендә уза. Бу юлы бәйге дүшәмбе-сишәмбе булачак. Сәбәбе билгеле. Бүгенге шартларда халыкның күп җыелмавы хәерле. Роспотребнадзор билгеләгән барлык таләпләр дә үтәләчәк. «Шөкер, катлаулы вазгыять аркасында ярышка килүдән баш тарткан командалар юк. Район-шәһәрләр, бил алышучылар саны гадәттәгечә булыр дип өметләнәбез», – диде республика көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров.

Көрәш командалары гадәттә бер көн алдан килә. Бу юлы районнан җыелган белгечләр, тренерлар белән бергәләп, тәҗрибә уртаклашырга ниятләгәннәр. Федерация җитәкчеләреннән тыш, анда Теләче һәм Мөслим районнары вәкилләре үзләрендәге хәлләр турында сөйләячәк. Уңышлары гына түгел, җитешсезлекләре белән дә уртаклашачак. Файдасы булса, мондый тәҗрибә алга таба кулланылачак.

Быелгы ярышлар моның белән тәмамланмый әле. 17–+18 декабрь көннәрендә башкалада Федерация Кубогы өчен көрәш бәйгесе узачак. Монысында егетләр нибары 5 авырлык категориясендә чыгыш ясаячак: 65, 75, 85, 105 һәм 130 кило. Бу очракта 85 белән 105 кило арасында аерманың зур булуы игътибарны җәлеп итә. Марсель Таһиров авырлык категорияләренең 5кә генә калуын «үзгәреш кертү нияте» дип аңлатты.

Көрәш сезоны акрынлап ахырына якынлаша. Шуңа күрә Татарстанның көрәш федерациясе 2022 елда буласы ярышларның календарен раслады. Киләсе елда барлыгы 20 спорт чарасы булыр дип көтелә. Елның беренче зур ярышы Зәйдә узачак. Биредә 22–23 гыйнвар көннәрендә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә илкүләм көрәш бәйгесе уздырырга ниятлиләр. 2022 елның соңгы ярышы Казанда булыр дип көтелә. Россия чемпионаты 3–4 декабрь көннәренә билгеләнгән.

Татар көрәше дөньясында иң мәртәбәле ярышларның берсе – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесен исә 11–12 февраль көннәрендә Чаллыда уздырырга ниятлиләр. Заманында әлеге турнир күп еллар рәттән автокалада узса да, Чаллының бу ярышны инде дистә елдан артык уздырганы юк иде. Соңгы вакытта Җәлил бәйгесе Әлмәт, Зәй шәһәрләрендә, Биектау, Актаныш, Минзәлә районнарында узды.

 

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1836040.htm


Фикер өстәү