Олы кар сөенече. Якут дуслар белән элемтәләр өзелмәячәк

Якутия (Саха) Республикасы Язучылар берлеге ике елга бер тапкыр  үткәрә торган шигырь фестивале әнә шулай атала. 2012 елдан бирле уздырыла торган бу шигырь бәйрәменең быелгысына Татарстаннан Рүзәл Мөхәммәтшин белән Рафис Корбан чакырулы булган. Рафис белән без әнә шул кар илендә алган кичерешләр турында сөйләшәбез.

– Рафис, ни өчен «Олы кар сөенече»?

– Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Якут җире ап-ак карга төренгәч, тагын да матурланып, ямьләнеп киткәч, күңелләрне шигъри сүз белән назлау халык тормышына үзенә бер хозурлык өсти. Монысы лирик яктан караганда. Ә җитдирәк сүз алып барсак, эш болай була. Якутларның Семён Данилов атлы классик шагыйрьләре бар. Ул 1961 елдан башлап вафатына кадәр 17 ел буена Якутия (Саха) Язучылар берлеге рәисе булып торган. Якут әдәбиятын дөньяга танытуда зур эшләр башкарган, заманында репрессиягә дучар булган якут әдипләренең исемнәрен халыкка кайтаруда зур хезмәт куйган. Менә шул Семён Даниловның «Кар» дип аталган шигыре бар. Аны Михаил Львов рус теленә тәрҗемә иткән. Бу шигырьнең рус телендә тәрҗемәсендә «Благодать большого снега» дигән юллар бар. Язучылар берлегенең хәзерге рәисе Наталья Харлампиева шушы юлларны исем итеп алып, республика җитәкчелегенә халыкара шигърият фестивале үткәрү тәкъдиме белән чыга. Бу фикерне хуплыйлар һәм Якутиядә бөтен төрки дөньяны, Европа – Азияне колачлаган әдәбият бәйрәме үткәрелә башлый. Быелгы фестивальгә дә, коронавирус аркасында башка еллардагы шикелле Польша, Болгария, Төркия, Һиндстан кебек илләрдән килмичә калсалар да, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан илләреннән, Башкортстан, Хакасия, Татарстан, Карелия, Мурманск, Калугадан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән шагыйрьләр бар иде.

– Бөтен дөньяны колачлаган фестиваль һәр шагыйрьнең үз телендә шигырь укуына гына кайтып калмыйдыр дип уйларга кирәк…

– Төрле милләт вәкилләренең берләшүе, аңлашуы өчен шактый эшләр эшләнә. Фестивальгә чакыру белән бергә, һәр кунактан Семён Даниловның «Кар» шигырен үз туган телләренә тәрҗемә итеп алып килү соралды. Шагыйрьләр шулай ук якут теленә тәрҗемә итү өчен үзләренең шигырьләрен җибәрергә тиешләр иде. Алар арасында кар турында шигырь җибәрү шарты да куелды.

Алдагы елларда фестивальгә Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех белән Рифат Сәлах, Газинур Морат белән Ркаил Зәйдуллалар барып кайткан иде. Дөрес, якутлар белән танышлыгыбыз элегрәк тә бар иде үзе. Анда Язучылар берлекләре икәү. Җитәкчеләре Иван Мигалкин белән Наталья Харлампиева – Саха (Якутия) Республикасының халык язучылары. Мин аларның икесенең дә, шулай ук Төркиядәге семинарларның берсендә танышкан талантлы якут шагыйрәсе һәм җырчысы Елена Слепцова-Куорсуннах шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, матбугатта һәм үземнең китапларымда бастырып чыгарган идем.

– Ни өчен нәкъ менә саха теле?

– Саха теле белән татар теле – тугандаш төрки телләр. Белгечләребез тикшерүеннән күренгәнчә, ерак тарихыбыз безне бер җепкә бәйли. Бер төсле үк әйтелә торган сүзләр дә күп. Якутлар арасында да татар телен белүчеләр, өйрәнергә теләүчеләр бар. Мәсәлән, мин  Петр исемле егетне беләм. Ул татар теленә Салават Фәтхетдинов  башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җырын ишеткәч гашыйк булган. Татар телен ярыйсы гына өйрәнгәч, Казанга да килеп китте.

Әле быел җәй башында гына якут дусларыбыз Казанга, Якутия (Саха) әдәбияты, сәнгате һәм сәнәгате көннәренә килделәр. Алар белән Милли китапханәдә очраштык, Тукай-Кырлайга алып бардык, туган ягыма, Ашыт буйларына алып кайтып, хәтерләрендә матур бер истәлек булып калырлык итеп, күңелле ял иттердек.

– Димәк, сезне дә чын дуслары кебек кабул иткәннәрдер? Гомумән, бу халыкара чараның максаты нинди иде? Якутиядә истә калырлык ниләр күрдегез?

– Казан аэропорты Габдулла Тукай исемен йөрткән кебек, Якутск аэропортына да якут әдәбиятының нигез ташларын салган әдип Платон Ойунский исеме бирелгән. Шушы аэропортта безне ипи-тоз һәм кымыз, әлбәттә инде, якты йөз белән каршы алдылар. Фестиваль программасы бик тыгыз һәм кызыклы булды. Төп максат – төрле халыклар әдәбиятлары арасында багланышларны ныгыту һәм үстерү, якут әдәбиятын дөньяга таныту иде. «Ауразия музасы: кичә, бүген, иртәгә» дип аталган «түгәрәк өстәл» янында фикер алыштык.  Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш Федераль университеты белән таныштык. Безне Якутия (Саха) Республикасының күренекле урыны булып саналган дөньяда бердәнбер Мамонт музеена алып керделәр. Якутия ул –  белгәнебезчә, элекке мамонтлар иле.

Фестивальдә кунакларның һәркайсы якут язучылары белән элемтәләрен үстерү буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Без дә, әлбәттә, буш кул белән килмәгән идек. Рүзәл Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Якут шигърияте антологиясе» хакында сөйләде, үзенең бу антологиягә кергән тәрҗемәләрен укыды. Анда минем тәрҗемәдә дә ике якут шагыйренең шигырьләре урын алган иде. Фестивальгә чакыру алгач, Иван Мигалкин, Наталья Харлампиева һәм Елена Слепцова-Куорсуннаахларның яңа шигырьләрен тәрҗемә иттем. «Казан утлары» журналында  якут әдәбияты һәм шагыйрьләре хакында язмалар да чыгарган идек. 60 яшьлек юбилеем елында чыккан «Дуслар җыры» дигән тәрҗемәләр китабымда Мигалкин белән Куорсуннаах шигырьләре дә дөнья күргән иде. Сүз алгач, шушы басмаларны һәм Язучылар берлегендә эшләгәндә чыгарган, Мөдәррис Вәлиев тәрҗемәсендә Далан тәхәллүсе йөрткән саха язучысы Василий  Яковлевның «Гыйбрәт» дигән риваятьләр китабын Наталья Харлампиевага тапшырдым.

Икенче көнне Хөкүмәт йортында Якутиянең вице-премьеры Сергей Местников ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүдә аеруча нәтиҗәле эшләгән берничә шагыйрьгә республика башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Алар арасында мин дә бар идем. Бу бит үзе үк Якутия җитәкчелегенең Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлеккә мөнәсәбәтен  күрсәтеп тора.

Минем шигырьләрне якут-саха теленә Елена Слепцова-Куорсуннаах белән Альбина Борисова тәрҗемә иткән иде. Елена Слепцова-Куорсуннаах – якут әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган Платон Ойунскийның кан-кардәше. Аның белән сөйләшеп, мин Ойунскийның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәргә вәгъдә бирдем. Без, якут дуслар белән элемтәләр өзелмәячәк, хезмәттәшлек дәвам итәчәк, дигән ышаныч белән кайттык.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү