Быел “Һөнәр”гә Санкт-Петербург һәм Казахстаннан да киләчәкләр

Быел «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак. Фестивальнең максаты — яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киң катлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.

Фестиваль кысасындагы беренче спектакль С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Рәсми ачылыш 1 декабрьдә булачак, һәм шул ук көнне чараны оештыручы Кариев театры тамашачыга Мәскәүдән килгән режиссер Марфа Горвиц куйган “Камыр батыр” спектаклен тәкъдим итәчәк. Афишага барлыгы 12 спектакль кертелгән.

Фестивальнең нигезләмәсе буенча, режиссерлар 35 яшькә кадәр булырга һәм алар дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куелган спектакльләрен тәкъдим итәргә хокуклы.
Быел фестивальнең географиясе, Татарстан театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербургны һәм Казахстанның Акмулла шәһәрен дә үз эченә ала. 6 көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

 

«Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел өченче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар – Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Театр әһелләре берлеге.


Фикер өстәү