Ир-ат өчен ана – беренче урында

Бервакыт сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына берәү килеп: «Әниемә нинди хөрмәт күрсәтсәм, аның ризалыгына ирешермен, аның алдында булган бурычымны үтәрмен икән?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) җавап итеп: «Әгәр әниеңне кулыңа күтәргән килеш Мәдинәдән Мәккәгә барып, Хаҗ гыйбадәте үтәсәң дә, бу әниеңнең сине тапкандагы бер тулгагына да тормый», – дигән. Адәм баласының анасына карата мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле булырга кирәк икәнлеген искәрткән сүзләр бу.

Ана хакы һәм ана кадере турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Хәзрәт, Коръәни Кәримдә аналар турында ни диелә?

– Бисмилләһир-рахманир рахим. Раббыбыз Аллаһ ата-ана турында бергә әйтә. Иң зур гөнаһлар турында әйткәндә телгә ала ул аларны. Ата-аналарга хөрмәт күрсәтмәү иң олы гөнаһлардан санала. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирам күр­сәтим? Иң зур мәхәббәт күрсәтим?» – дип сораган. Моңа Пәйгамбәр (с.г.в.): «Әниеңә», – дигән. «Аннан соң кемгә?» – дигән сорауга янә «әниеңә» дигән җавап биргән. Өченче тапкырында да пәйгамбәребез кабат шул сүзен әйткән. Дүртенче тапкыр сорагач кына: «Әтиең», – дигән җавап ишеткән ул. Ягъни әниләрнең дәрәҗәсе шулкадәр югары.

«Җәннәт – аналарның аяк астында» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Әни ул – мәдрәсә», ягъни тәрбия бирүче. Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, сабыр, дога кылучы әниләребез. Әлбәттә, баланы карау, аны ашату, киендерү, матди ягыннан хезмәт кылу – барысы да ир өстендә, чөнки ул – гаилә башлыгы. Ул гаиләсен тәэмин итәргә тиеш.

– Ә ир-ат өчен кем өстенрәк: әнисеме яисә хатынымы?

– Ир-ат өчен иң беренче урында – әнисе, аннан хатыны. Хатын-кызлар өчен киресенчә: башта – ире, аннан әнисе.

– Хәзрәт, аналарына карата миһербансыз кешеләр дә бар бит. Ахирәттә аларга нинди җәза каралган?

– Әйе, әниләре бәхил итмәсә, кичермәсә, алар җәннәткә керә алмаячак. Гомумән, алар тәмугта булачак.

– Аналар алдындагы бурычны үтәп бетерерлек түгел, диләр.

– Аналарыбызның әманәте бик зур. Без аларны ашатырга, киендерергә, кайгыртырга тиеш. Әгәр дә бай булып та, тегендә-монда сәдака таратып йөреп тә, үз аналарыбызның акчасы даруга да, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә җитми икән, димәк, бурычыбызны үтәмибез дигән сүз. Шуңа күрә, җәмәгать, әниләребезне кайгыртыйк, күңелләрен күрик, сәламәтлеге нык булсын дип тырышыйк!

– Шик юк, ана – бөек зат. Әмма күпчелек әниләр балаларына карата бер дә яхшы мөнәсәбәттә түгел. Алар да бала алдындагы бурычны үтәми дигән сүз бит бу?

– Әйе, мондый күренешләр дә юк түгел. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия белән йөргәндә моның белән еш очрашабыз. Бер гаиләдә булган идек. Әнисе – эчкече, эшләми. Балаларына: «Миңа ризык китерегез», – ди икән. Сабыйлары нишләсен? Базарда теләнеп йөриләр, анасына ризык ташыйлар, акча алып кайталар икән. Аллаһы Тәгалә андый аналардан сакласын иде!

– Ана рәнҗеше балаларга ни рәвешле төшә?

– Әнинең һәр догасы – яхшысы да, бәддогасы да кабул була. Ачуланган вакытта әнисе баласына нидер әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны да ишетә. Шуңа күрә, хөрмәтле әниләр, рәнҗемәгез, үпкәләсәгез дә, әйтмәгез, чөнки Аллаһы Тәгалә барысын да кабул итәр.

Раббыгыз сезгә бары тик Аңа гыйбадәт кылырга һәм ата-аналарыгызга яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны боерды. Әгәр дә аларның берсе яисә икесе дә картайса, аларга «уф» дип тә әйтмә. Аларга тавышыңны күтәрмә, олылау белән дәш, кече күңеллелек канатларын җәй. «Раббым, аларга мәрхәмәтле бул, алар мине кече вакыттан тәрбияләделәр», – дип дога кыл.

(«Исра» сүрәсе, 23–24 нче аятьләр)

 

Аллаһның барлыгын онытма

Югары уку йортына керергə китəр алдыннан, урта мəктəпне тəмамлаган бер яшь егет хəзрəт янына сугылып чыгарга була.

– Укыгач, кем буласың инде, энем? – дип сораган хəзрəт.

– Юрист булам.

– Аннары?

– Судья я прокурор булып эшкə урнашырмын.

–  Ə аннары?

–  Аннары өйлəнермен, матур гаилə корып, балалар үстерермен.

– Ə аннан соң?

– Пенсиягə чыгармын, оныкларны карашырмын.

–  Ə аннары?

– Хəзрəт, үлемнəн качып калып булмастыр инде ул…

– Менə шуның өчен, энем, тормышыңның кайсы гына мизгелендə дə Аллаһны онытма, Аллаһ каршында йөзең кызарырлык эш-гамəллəр кылма, мəңгелек урының рəхəттə булсынга максат куй, шуңа омтыл.

(«Локман Хәким нәсыйхәтләре» китабыннан)


Фикер өстәү