Путин «Пушкин картасына» кинога билетлар сатып алуны кертергә тәкъдим итте

Россия президенты Владимир Путин Россия кинофильмнарына билетлар сатып алуны «Пушкин картасы» программасына кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Культура» яза.

«Бу программа кысаларында акчаларны үзебездә җитештерелгән сәнгать һәм документаль фильмнар карау белән бәйле билетлар сатып алуга да кулланырга тәкъдим итәм», — диде Россия лидеры.

Путин сүзләренчә, мондый инициатива Россия кинематографына ярдәм итү формаларының берсе булачак.


Фикер өстәү