Чаллыда бер ирне кунагы үтереп чыгып киткән

 26 ноябрьдә Чаллының Җәлил урамындагы йорт фатирында 50 яшьлек ир-ат мәете табылган. Аның  башында җәрәхәт, күкрәгендә пычак ярасы булган.

Җинаятьтә шикләнелеп, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат тоткарланган. У моңа кадәр урлау һәм талау буенча бер елдан артык федераль эзләнүдә булган.

Тикшерүчеләр фаразынча, Чаллы автовокзалында ул ике ир-ат белән танышкан һәм берничә көн аларның берсендә хәмер эчкән. Әмма алар арасында низаг килеп чыккан. Ярсыган ир фатир хуҗасының башына кирпеч белән суккан һәм күкрәгенә пычак белән кадаган.

Шуннан соң ул урамга чыга һәм тагын башка ир-ат белән таныша, спиртлы эчемлекләр эчәргә аның өенә китә. Аннары ул аңа да пычак белән ташлана һәм кулы белән аягын яралап кача. Шул ук вакытта ул тамбурдан ике самокат урлаган була.

Хәзер ир-атка карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү