Киләсе елда мәктәпкә беренче һәм унынчы сыйныфка язылу өчен электрон чират пәйда булачак.
Балалар бакчасына гариза тапшыру үрнәгендә, мәктәпкә электрон чиратны беренче сыйныфка кабул итү чоры җиткәч – 1 апрельдән башлап җибәрү күздә тотыла. Шулай итеп, әти-әниләр сабыйларын беренче сыйныфка интернет аша яза алачак. Шул ук вакытта гариза гына түгел, барлык документлар да электрон рәвештә кабул ителәчәк. Бу исә укытучыларга да, ата-аналарга да вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Шуннан соң бала исәпкә алыначак, әти-әниләр чиратны күзәтеп торачак. 10 һәм 11 нче сыйныфта укуын дәвам итәргә теләүчеләргә дә шундый мөмкинлек ачыла.