Путин инфляцияне тоткарлау буенча вакытында чаралар күрелүен әйтте

Хөкүмәт һәм Россия Үзәк банкы илдә инфляцияне тоткарлау буенча үз вакытында карарлар кабул итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия зовет!» инвестиция форумында хәбәр итте.

«Россия икътисады үсешенең төп нигезләре булганда бу фундаменталь база нигезләре, бу макроикътисади күрсәткечләр, без моны күзәтәчәкбез. Шуңа күрә хөкүмәт тә, Россия банкы да минем карашка, үз вакытында шул ук инфляцияне тоткарлау буенча карарлар кабул итә», – дип Россия Президенты сүзләрен китерә РИА Новости.

Шулай ук Владимир Путин Тиз түләү системасын кулланган өчен бизнеска компенсацияне озайтырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү