Дөнья, инфляция басымы хөкем сөргән бер мәлдә, пандемиянең чираттагы дулкынына керә, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин.
“Агымдагы чорда икътисади хәлләрнең төп аермасы – инфляция дәрәҗәсенең зур булуында. Дөнья шуның белән пандемиянең чираттагы дулкынына кереп килә”, – дигән Владимир Путин “Россия зовет!” инвестиция форумында.
Президент билгеләп үткәнчә, бәяләр үсү берсен-берсе көчәйткән бик күп сәбәпләргә бәйле.