Ялгыз әтиләргә дәүләттән өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк

Россия Хөкүмәте Думага балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турында закон проектын карап тикшерүгә керткән.

Документта ялгыз аталарның дәүләттән өстәмә ярдәм чараларына хокукы билгеләнә.
Аерым алганда, 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар тәрбияләүче, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, суррогат анадан туган беренче баласын тәрбияләүче ялгыз әтиләргә дәүләттән өстәмә ярдәм билгеләү тәкъдим ителә. Өйләнеп, үз балаларын яңа хатыны белән бергә тәрбияләүче ирләргә дә шундый ук хокук бирү күздә тотыла.
Шулай ук закон проектында ир (хатын-кыз) вафат булганда яки ул үз баласына карата җинаять кылган очракта, дәүләт ярдәменә өстәмә чарага хокукның ялгыз ата хатынына яки баласына күчүе каралган.
Моңа кадәр Дәүләт Думасына ялгыз аталарның ана капиталы алуга хокукы турында закон проекты кертелгән иде.


Фикер өстәү