Омикрон-штаммлы пациентларда грипп билгеләре булырга мөмкин

Коронавирусның яңа омикрон- штаммын йоктырганда кешеләрдә бизгәк, коры ютәл һәм тән ватылу кебек грипп симптомнары булырга мөмкин, дип сөйләде Bloomberg басмасына Көньяк Африка Республикасы табибы Унбен Пиллэй. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без коры ютәл, бизгәк, төнге тирләү һәм тән ватылу кебек грипп симптомнары булган пациентларны күрдек. Минемчә, бу без күргән башка Covid-19 инфекциясе дулкыннары белән туры килә», — диде табиб.

Ул шулай ук чирнең әлегә җиңел формада күзәтелүен билгеләп үтте, әмма нинди дә булса ахыргы нәтиҗәләр ясарга иртә әле.


Фикер өстәү