Балалар бакчасы төзи башлаган Илья Школьников: Миндә хыяллар күп, шөкер, көчем дә бар

Казанда яшәүче Илья Школьников балалар бакчасы төзи башлаган. Авыр хәлдәге сабыйларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ярдәм итү аның нияте.

Туганда тупырдап торган сабыйның соңрак башкалар кебек булмаганын күреп, әти-әнисе кая гына алып бармый! Табиблар башта төгәл генә берни әйтә алмый, ә аннары малайның физик һәм акыл үсеше туктап калганлыгы ачыклана. Нишләмәк кирәк, бергәләп көрәшергә, җайлашырга туры килә.

Константин үсә төшкәч, аны бакчага урнаштырасы килә Ильяның. Аңлашыла инде, махсус бакча эзлиләр. Белешә торгач, Казан түгел, хәтта Россиядә дә мондый диагнозлы сабыйлар өчен бакча булмавы ачыклана. Нишли дисез, Ильяны? Бакчаны үзе төзергә карар кыла ул!

– Мин бу хыял турында Казан мэриясенә җиткердем. Алар миңа бина бирде. Әкренләп төзекләндерү эшләрен башладым. Кем генә булышмады! Бер белмәгән кешеләр, дусларым акчалата ярдәм күрсәтте. Бер хәйрия оешмасы 3 миллион сумнан артык акча бирде. Улымны һәм аның кебекләрне балачаклы итәсем килә, – ди Илья.

«Все сам» дип аталачак бакчаны Яңа ел бәйрәменә ачарга хыялланганнар. Әмма пандемия аркасында эшләре тукталып торган, үзе дә авырып алган. Башкарасы эш аз түгел әле.

– Авыру бала үстерү җиңел түгел. Аеруча әниләргә кыен. Әле бит бала авыру туса, ирләр китү ягына карый. Ир белән хатын арасында җылылык югала. Аларның  бергә булырга, бераз ял итәргә хаклары бар. Безнең бакча әнә шул якны да кайгыртачак. Сабыйларны бездә калдырып тору әти-әнигә ял бирәчәк. Җәйге каникул вакытларында бакчаны тәүлек буе эшләтер идек. Әлеге уем чынга ашса, авыру баланың әти-әниләре, каядыр барып, ял да итеп кайта алыр иде, – ди ул. – Бакчага йөрүче сабыйларның авыр хәлдәгеләре үзләре утырырга, кулына кашык тотарга өйрәнсә дә яхшы булыр иде. Максатыбыз – андый балаларны гадәти мәктәпкә барырлык итү. Миндә хыяллар күп, шөкер, көчем дә бар. Дусларым да булышам дип тора. Тик бар да акчага килеп терәлә. Әмма бирешмим, дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күп ул. Уйламаган җирдән ярдәм булыр, без, бакчаны ачып, болай итеп яшәп булганын күрсәтербез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү