Согуд Гарәбстаны «Спутник V» белән вакцинацияләнгән кешеләргә керергә рөхсәт итәчәк

Согуд Гарәбстаны 2022 ел башыннан «Спутник V» белән вакцинация узган чит ил гражданнарына керергә рөхсәт итәчәк. Мондый карарны корольлекнең җайга салучы органнары кабул итте.

Ул нәкъ менә шушы препарат белән керү мөмкинлеге булган 102 дәүләт исәбенә керде.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны министры урынбасары Абдельфаттах бән Сөләйман Машат белән Россия хаҗиларының 2022 елда хаҗда катнашу мөмкинлеге турында сөйләшкән иде.


Фикер өстәү