Премьера: декабрь «Алмачуар»ы ничек истә калды?

Әтнә театры башкалардан кай ягы белән аерылып тора? Бу сорауны аның премьераларында булган һәр кеше үз-үзенә бирә торгандыр. Чыннан да, алар үзгә бит. «Алмачуар» спектакленнән соң аңлашылды: аларның үзгәлекләре табигать балалары булуларында икән.

Табигыйлык, чыннан да, сагындырган. Әтнәлеләр шуңа күрә яраттыра, кимчелекләренә күз йомдыра да инде.

Декабрь аенда театрга килеп печән исен иснәүләре генә дә ни тора! Хуш исле печән тамашачыны авылга, үткәненә, балачагына кайтып килергә беренче мизгелендә үк әзерләде. Моңа Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә игътибар иткән. Печән күргән бар, мондый хуш ислене юк, ди Глеб Ситковский да:

– Кечкенә генә авылның кечкенә генә театры үзенчәлекле алым алып килде! Авыл манзарасы, печән исе, залга үтүгә үк, мөгаен, ниндидер могҗиза булыр дип көттерә башлый. Ә бит театр беркайчан та табигать турында була алмый. Ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, интеллектуаль уеннар турында булырга мөмкин. Әмма сәхнәдә табигатьне беркайчан да тулы канлы итеп сурәтләп булмый. Аның мөмкинлекләре аз. Ә бүген, теләгәндә, мөмкинлекләрне булдырып булганлыгын күрсәттеләр. Әлбәттә, куелышта техник кимчелекләр шактый булса да.

Спектакль печәне белән генә түгел, авыш яссылыкта булуы белән дә үзенчәлекле. Актерларга буеннан-буена печән җәелгән калкулыкта уйнарга туры килде. Бик кызык чишелеш. Кайдадыр тау астында Сабантуй барганына да, малайларның су коенганына да, ат чабышы барганына да ышанып утырасың. Теге хуш исле печән биш минуттан аска коелып бетә, билгеле… Анысы инде икенче мәсьәлә.

Тамашачыга вакыйгаларның ни турында барганын Закир карт (Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин) аңлата. Сабан туенда әти башкортка җиңелгәч башланды инде безнең гаилә кайгылары, дип, балачагына алып кайта. Аның янәшәсендә кечкенә Закир (Раил Сәләхиев) пәйда була.

Малай Закир ул елларның афәтләренә бик тирән төшмичә генә абыйсын 20 елга каторгага хөкем итүләре, апасының авыр вакытта гармунчыга ябышып чыгуы турында әйтеп уза. Ул әйтеп уза да Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Фаяз Хөсәенов иҗат иткән кызыклы образлар шуның белән гаип була. Мөхәммәтхафиз образы да (Айдар Вәлиев) ниндидер тонык, кирәк булганга гына йөри дигән тәэсир кала. Бу, бер караганда, табигый да. Ник дигәндә, үзәктә – малай белән Алмачуар мөнәсәбәте. Спектакль дә бит бер мәхәббәт тарихы дип тәкъдим ителә.

«Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты. Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым. Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте».

Колын образында – Алинә Сидеева. Ак күлмәкле, озын чәчле гап-гади кыз. Тик ул колынның тугач аякланып китүен шундый осталык белән башкара ки, колын булса, шундый булсын, дигән уеңнан үзең үк елмаясың.

Спектакль иллюстратив, сүз дә юк. Театр тәнкыйтьчесе Владислава Куприна әнә шундый фикердә. Ул постановканың ирониягә бай булуын, артистларның харизмасын, режиссер Айдар Җаббаровның байтак алымнарын билгеләп үтте.

«Пушкин картасы» программасына бер дигән әсәр булган, билгеле. Спектакльдәге вакыйгаларның кайсы елларда барганлыгын гына аныклыйсы бар. Мәгълүм булганча, әсәр 1922 елда язылган. Ә спектакль безнең көннәрдә Сабан туе мәйданында башланып китә. Кунак агач төбенә хәмер эчәргә чүгәли, мәхәббәтенә хыянәт иткән Закир кеше артыннан чүп җыеп йөри. Мәхәббәтенә хыянәт иткәнгә, тормышы барып чыкмаган, күрәсең… Артистларның киемнәре дә тамашачыны ялгыштыра. Мәсәлән, Закирның әнисе, хәзерге заман ханымнары кебек, башына «чалма» ураган, камзул белән ефәк күлмәк кигән. Ул чорда авыл хатыны, ай-һай, алай киендеме икән?.. Классик әсәр әзерлекле булуны таләп итә шул.

Сүз уңаеннан, спектакль «Һөнәр» фестивале кысасында күрсәтелде. Әлеге чарада театр тәнкыйтьчеләре арасында үзебезнекеләрдән Нияз Игъламов, Айрат Бик-Булатов күренде. Рауза Солтанова, Айгөл Габәши тамашачы сыйфатында карадылар. Татар әдәбиятын белгән белгечләр бу җәһәттән театрларга киңәшләре белән күбрәк ярдәм итә алыр иде.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү