Газетага язылу

Көчле рухлылар:​​​​​​​ СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары башлана

СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары быел май ахырында башлана. Район-шәһәрләрдә узачак беренче этабы октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда катнашучылар спортның 15 төрендә көч сынашачак. Финал исә декабрьдә Казанда үтә. Төп ярышларга 400 кеше җыелыр дип көтелә.

Көчле рухлылар:​​​​​​​ СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары башлана

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина сүзләренә караганда,  максат бер: СВОдан кайткан ир-егетләр тыныч тормышта югалып калмасын, үз юлын тапсын.

– Дәүләт һәм җәмгыять, һәм «Ватанны саклаучылар» фонды алдында торган төп бурычларның берсе – махсус хәрби операциядән кайтканнан соң ир-егетләребезне каршы алу, аларга тыныч тормышка кайту өчен шартлар тудыру һәм аларны тернәкләндерү. Соңгы өч елда ветераннар арасында иң кирәкле тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – спорт, – диде ул.

 Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, егетләргә мөмкинлекләр җитәрлек. Республикада эшли торган спорт федерацияләре дә гел теләктәшлек белдереп, ярдәм итәргә генә тора икән.

– Узган ел зона ярышлары 4 район-шәһәрдә узды. Быел тагын өч район катнашырга теләк белдерде, үзләрендә зона турларын уздыруны сорап мөрәҗәгать итте. Спортны яратучылар күп. Республикада нинди генә мөмкинлекләр булмасын, спортны сайлау СВОдан кайтучының үз теләгеннән дә тора. Үзләре теләмәсә, берни эшләп булмый, – ди Илдар Садриев.

 Министр урынбасары фикере белән контракт буенча 2 ел хезмәт иткән Илдар Хафиятуллин да килешә. Элек ул да спортка килермен дип уйлап та карамаган.

– СВОга киткәнче, җиңел атлетика белән шөгыльләнә идем. Каты яралангач, бөтенләй тормышымның яме китте. Шешәгә дә үрелдем. Әле ярый вакытында юлымда кирәкле кешеләр очрады. Башкаларның ничек шөгыльләнгәнен карарга дип, спортзалга кергән җиремнән, волейбол уйнарга калдым. Ә хәзер спорт аша тормышка кайтуыма бик сөенәм, – ди ул.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре