Татарстанда яшәүчеләр җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсен бәяли ала

Республикада яшәүчеләргә һәр ел саен 31 декабрьгә кадәр интернет аша җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәтләр күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булуларын белдерү мөмкинлеге булдырыла.

Бу җәһәттән сораштыруны “Официальный Татарстан” порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталы, муниципаль берәмлекләр порталында, шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында (mert.tatarstan.ru (https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы аша) узарга мөмкин.
Сораштыру – аноним, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү өчен генә файдаланылачак. Сораштыру йомгаклары буенча республикада тиешле карарлар әзерләнеләчәк.
2020 елда уздырылган сораштыруда 12 меңнән артыграк кеше катнашкан.
Республикада яшәүчеләр, сораштыруда катнашып, үзләренең шәһәр-районында транспорт хезмәте күрсәтү, юл түшәмәләре, су, электр уты һәм газ белән тәэмин итүне оештыру буенча фикерләрен җиткереп, аларның сыйфатын бәяли ала.


Фикер өстәү