Суд QR-кодларга бойкот игълан иткән Казан кафесы хуҗабикәсен штрафка тарткан

QR-кодларга бойкот өчен Казанның Madame Pavlova кондитер хуҗасы Раилә Шәйхиевага штраф салынды. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кафе хуҗабикәсенә карата судка «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча берьюлы ике административ материал килгән.

Хатын-кызга 80 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарылган.

Элегрәк «Татар-информ» QR-кодсыз килүчеләрне керткән кафега полицейскийларның тикшерү белән килүен хәбәр иткән иде.

Тикшерү Madame Pavlova кафесы хуҗабикәсе социаль челтәрләрдәге биттә барлык килүчеләрне QR-кодсыз кертергә җыенуы турында язганнан соң башланды. Ул һәр өстәлдә кунаклар таныша алсын өчен РФ Конституциясе ятачак, дип өстәгән.


Фикер өстәү