Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында Психологик ярдәм көне үткәрелә

7 декабрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында (адресы: Казан ш., Карл Маркс ур., 61 й.) Психологик ярдәм көне үткәрелә.

Әлеге чарада ата-аналар һәм балаларга профессиональ психологлар белән үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән, балалар белән ата-аналар арасында мөнәсәбәт, яшьтәшләр арасындагы мөнәсәбәтләр, үсмерләр арасындагы конфликтлар, башка “балалар” мәсьәләләре буенча аралашырга, киңәш-табыш алырга мөмкин булачак.
Казаннан читтә дә ата-аналар һәм балаларның психологлар белән аралашуга ихтыяҗы зур булуын исәпкә алып, онлайн-консультация дә оештырыла.
Кабул итүгә 8(843)236-61-64 телефоны аша язылырга мөмкин.


Фикер өстәү