Сәрия Сабурская Кеше хокуклары көне белән котлады

10 декабрьдә Кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская газетабыз аша котлау җиткерде.

– Кешелек дөньясы коронавирус инфекциясе таралу аркасында берни белән чагыштырып булмый торган гомумкешелек кризисын кичерә. Планетаның һәр кешесе өчен катлаулы бу чорда халыкара Кеше хокуклары көне тагын да зуррак әһәмияткә ия. Хәзер без барыбыз да төп хокукыбыз – тормышка хокук өчен көрәшәбез. Һәр кеше гомере өчен хәзер иң төп хокук сакчылары – табиблар һәм медицина хезмәткәрләре. Аларның хезмәте бәһаләп бетергесез, без аларга тырыш хезмәтләре өчен бик рәхмәтле, – диелә котлауда. – Замана шартларында элеккеге хокукый мөнәсәбәтләрне саклау, яңаларын булдыру, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм яклауны тулы күләмдә дәвам итү кыен булуга карамастан, минем коллегаларым, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, аларның Аппарат хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, хокук сакчылары, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары моның өчен бар тырышлыгын куя.

Безнең уртак миссия – киләчәк буыннарда кеше хокуклары культурасын формалаштыру һәм тәрбияләү, барлык илләрдә ирек тантана итү, куркынычсызлыкны һәм тынычлыкны ныгыту өчен кулдан килгәнчә тырышу. Халыкара кеше хокукларын яклау көне мөһим гражданлык башлангычларын яклауга, законнарны ихтирам итүгә һәм саклауга, хокукый аң-белемне күтәрүгә, чын гражданлык һәм толерантлык күрсәтүгә булышлык итсен!


Фикер өстәү