Татарстанда бер ир әнисен яклаган 15 яшьлек улына кылыч һәм үтүк белән һөҗүм иткән

Чаллыда яшәүче 41 яшьлек эшкуарга карата Россия Җинаять кодексының 119 маддәсе буенча («Кеше үтерергә омтылу») буенча җинаять эше кузгатылган. Ул аздан гына үз улының гомерен өзми калган. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә. 

12нче комплекстагы фатирларның берсендә ир белән хатын арасында ноябрь азагында төн уртасында низаг чыга. Әнисен исерек әтисе һөҗүменнән саклау өчен уллары аларның арасына керә.

Ярсыган ир коллекциясеннән бер метр озынлыктагы кылычын алып, улына селтәнә. Аннары аңа үтүк белән ата. Бәхеткә, тидерә алмый.

Хатын әлеге хәлдән соң гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү