«Галәм гүзәле» бәйгесендә Татарстан кызы җиңү яулый алмады

Израильдә узган «Галәм гүзәле 2021» бәйгесендә Һиндстан вәкиле Харнааз Сандху җиңү яулаган. Бәйгедә Россияне «Татарстан миссы — 2019» һәм «Россия вице-миссы — 2019» титулларын яулаган Ралина Арабова тәкъдим итте.

Харнааз Сандхуга таҗны узган ел җиңү яулаган Мексикадан Андреа Меса тапшырды. Икенче урында – Көньяк Африка Республикасы вәкиле Лалела Мсване, өченче урынны Парагвайдан Надя Ферейра яулады дип хәбәр итә Риа Новости.

Израильнең Эйлат шәһәрендә оештырылган конкурста 80 илдән килгән кызлар катнашты. Бәйгенең йомгаклау этабына аларның уналтысында гына уза алды, алар арасында Казан кызы Ралина Арабова да бар иде.


Фикер өстәү