«XXI гасыр лидеры» Камилә Юнысова: Президент белән сөйләшәсем килә

14 яшьтә үзишләреңне әйдәп бару авырмы? Бүген бездә кунакта – үрнәк күрсәтү, җаваплылык, үсеш, җәмәгать эшчәнлеге кебек сүзләр белән яхшы таныш булган, ил күләмендә уздырылучы «XXI гасыр лидеры» бәйгесендә Татарстан данын яклап, җиңү яулаган Камилә Юнысова.

Кунагыбыз турында белешмә

– Камилә Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда 9 сыйныфта белем ала.

– Республиканың талантлы балаларын берләштерүче «Совет детских организаций» оешмасының Чаллы филиалы лидеры.

– Камилә Чаллыда эшләп килүче «Круговорот» лагеренда әйдаман ярдәмчесе булып эшли.

– Ашарга пешерергә һәм елмаерга ярата.

– Камилә, лидерлык, җитәкчелек сыйфатларың кайдан килә дип уйлыйсың?

– Беренче чиратта, бу сыйфатлар әти-әниемнән күчкәндер. Сөйләүләре буенча, алар да төрле лагерьларга йөрергә яраткан, нинди генә чара булса да, читтә калмаганнар. Икенчедән, мондый сыйфатлар – үсеш, тырышлык нәтиҗәсе. Даими рәвештә мин төрледән-төрле бәйгеләрдә, форумнарда катнашам. Алар чын мәгънәсендә тагын да зуррак нәтиҗәләргә этәрә, үстерә.

– Димәк, әти-әниең сине һәм синең эшчәнлекне яхшы аңлый?

– Әлбәттә! Алардан башка ирешкәннәремнең берсе дә булмас иде. Әти-әнием безнең оешмага һәм аның эшчәнлегенә хөрмәт белән карый. Күп кенә бәйгеләргә дә без бергәләп әзерләнәбез.

– Син ил күләмендә уздырылучы «XXI гасыр лидеры» бәйгесенең җиңүчесе булдың. Бу турыда сөйлә әле.

– Әлеге бәйге эчендә «кайный» башлаганга тиздән бер ел була. «XXI гасыр лидеры»ның беренче этабы үзебезнең шәһәрдә булды. 16 гыйнвардан бирле әзерләндек без аңа. Мартта бу этапта җиңү яулавымны белдем һәм республика күләмендәге ярышка әзерләнә башладым. Анда исә III урынга лаек булдым. Алда ярымфинал иде. Ул быел онлайн форматта узды. Команда белән эшләү, кызыклы очрашулар, шәхси үсеш планын яклау – болары инде финалда булды. Татарстан данын дүрт кеше якладык. Түземсезлек белән 7 декабрь – йомгаклау тантанасы көнен көттек. Җиңүче булуымны белгәч, әйтеп аңлата алмаслык хисләр кичердем. Тырышлык, үҗәтлек, шулкадәрле хезмәт юкка китмәде!

– Бигрәк актив син! Буш вакытың каламы соң?

– Үз алдыма зур бурычлар куйсам да, ялга вакыт калдырырга тырышам. Көнне планлаштырганда, яхшылабрак уйласаң, барына да өлгереп була. Буш вакытымны гаиләм белән уздырырга яратам. Саф һавада йөрибез, төрле фильмнар карыйбыз, кунакка йөрибез. Шулай ук ял сәгатьләрен дусларым белән яки китап укып уздырырга яратам.

– Киләчәктә кем булырга телисең?

– Әлегә төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин минем кешеләр белән эшлисем килә. Алар белән бергә үсәргә телим.

– Ә иң зур хыялың нинди?

– Хыялларым бик күп. Ләкин якын киләчәктә чынга ашырасы килгәннәре турында сөйләргә телим. Тиздән Республика Президентының Чыршы бәйрәме узачак. Минем бу бәйрәмдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән бергә утырасым һәм аралашасым килә. Ниятләрем турында сөйләр идем. Аннан соң, минем бик тә гаиләмне ял иттерәсем килә. Акча җыеп, бергәләп җылы якларга сәяхәткә чыгып китәргә телим. Һәм, әлбәттә, сәламәт һәм бәхетле булу – зур хыялларымның берсе.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү