Коронавирусны кичерүчеләр, диагнозы рәсми билгеләнмәсә дә, белешмә алачак

Коронавирус диагнозы рәсми төстә билгеләнмәгән очракта да чир кичерүчеләргә сертификат алу мөмкинлеге ачыла. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдергән.

Шулай итеп, 2021 елның 1 гыйнварыннан тапшырылган тестлары чир билгеләрен күрсәтсә дә, медицина оешмаларына коронавирус диагнозы куелмаган кешеләр антитәнчекләре булу-булмауга анализлар бирә алачак.

“Шул ук вакытта антитәнчекләрнең күләме исәпкә алынмаячак, бары тик “әйе” яки “юк” дигән нәтиҗәгә карап кына эш ителәчәк. Хәзер тапшырылган анализ нәтиҗәләре “уңай” тестлар базасындагы мәгълүматлар белән чагыштырылып, алар бер-берсенә туры килгән очракта, кешегә чир кичергәнлеге турында тиешле документ биреләчәк. Документның гамәлдә булу вакыты бер ел булачак”, – дигән Голикова QR-кодлар турында закон проекты буенча фикер алышу вакытында.

ПЦР-тест тапшырмаса да, коронавирус инфекциясе кичердем, ахры, дип уйлаучыларга да антитәнчекләргә анализ бирү тәкъдим ителәчәк. Мондыйлар, антитәнчекләре булган очракта, ярты елга сертификат рәсмиләштерә алачак. Шулай ук коронавирустан чит ил вакциналары белән прививка ясатучыларга да вакцинация турында белешмә биреләчәк.


Фикер өстәү