Әфлисунлы үрдәк пешерү ЫСУЛЫ

Лилия Галиәхмәтовадан үрдәк пешерү рецепты

Бер көн алдан үрдәкне бер кап тоз болгатылган салкын суга салып куябыз. Ул үзенә җитәрлек күләмдәге тозны гына сеңдерәчәк.

Икенче көнне шул үрдәкне алып, эченә бер туралган әфлисун, дүрткә бүленгән ике яшел алма, кара җимеш салып таякчыклар белән «тегеп» куярга.  Үрдәк тышына, лимонны сыгып, шуның согын сөртергә. Аннары җиңсәгә тыгып, 1,5–2 сәгать сүрән утта пешерергә. Бик тәмле була!

Фото: 1000.menu


Фикер өстәү