Татарстанда 9 балалы гаилә өч фатир бирелгән

Быел республикада күпбалалы 47 гаилә дәүләттән яңа фатирлар (барлыгы 4,5 мең кв. м мәйданда) алган.

Торакны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзегән. Күпбалалы кайбер ата-аналар берьюлы берничә торакка ия булган хәтта. Мәсәлән, Бөгелмә районында яшәүче 9 балалы гаилә өч фатир:  берәр бүлмәле – 2 һәм өч бүлмәле 1 фатир алган. Дәүләт биргән бушлай фатир яшәү өчен тулысынча әзер: ремонт ясалган, сантехника, исәпләгечләр, электр һәм газ плитәләре урнаштырылган.

Сүз уңаеннан,  күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында әти-әниләре белән бергә яшәүче 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр катнаша.


Фикер өстәү