Киләсе елдан урта һөнәри уку йортлары арасында “ «Профессионалитет» федераль проекты старт алачак

Киләсе елдан көллият һәм техникумнар арасында «Профессионалитет» федераль проекты старт алачак. 2024 елга илдәге көллиятләрдә укучы 350 мең студентка кагылачак бу.
Яңа программа яшьләрне икътисад базары таләпләренә тиз һәм сыйфатлы итеп әзерләргә ярдәм итүне күздә тота. Студентларга практик дәресләргә күбрәк сәгатьләр бүлеп биреләчәк. Бу инде киләчәктә эшче кулларны хезмәт урыннары белән тәэмин итү дигән сүз.
Бүген студентлар техникумнарда 4 ел һөнәр үзләштерсә, укыту вакыты 2-3 елга кадәр кыскарырга мөмкин. Нефть-газ тармагы, атом, машина һәм җиңел сәнәгате, металлургия, фармацевтика һәм башка күп кенә белгечлекләр буенча кыскартылып уку көтелә. «Профессионалитет» кадрлар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү