Россиядә 35 градуска кадәр суытачак

Якын көннәрдә үзәк Россиядә 35 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Гидрометеорология үзәгендә.

Метеоцентр 21-25 декабрьдә шторм кисәтү игълан итте: бу көннәрдә төбәкләрдә аномаль салкыннар көтелә — нормадан җиде-унике градуска түбәнрәк булачак.

«Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 21-26 градуска кадәр, төньяк округларда -30…-35, көндез -15…-21 градус суык булачак», — дип сөйләделәр синоптиклар.


Фикер өстәү