Өлкәннәрнең ялы юк– эшлисе дә эшлисе

Республикада яшәүче өлкәннәрең ял итәргә вакытлары юк. Хәер, алар үзләре дә гел хәрәкәттә, ару-талуны белми. Моның шулай икәненә республика ветераннар (пенсионерлар) советының төбәк оешмасы вәиклләре белән очрашкач, тагын бер кат инанасың. Алар ел буе эштә.

– Районнардагы ветеран советлары җитәкчеләре алышынып тора. Быел шактый җитәкчеләр арабыздан китте. Аларны яңалары алыштыра. Урыннардагы эшләрне алып барганда кыенлыклар да очрый. Әнә шуңа күрә, без район-авылларда урнашкан ветеран советлары рәисләренә эшебез хакында аңлатырга тырышабыз, – ди республика ветераннар (пенсионерлар) советының төбәк оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.
Инде әйткәнемчә, өлкәннәрне тик утыртып булмый. Пандемия аркасында очрашулар тукталып торса да, алар җаен тапкан. Әби-бабайлар хәзер– онлайнда. Ватсапта үз төркемнәрен булдырып, шунда төрле һөнәр ияләренең эшләре белән танышып баралар.
Җирле оешмаларда эшләүчеләр ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне дә ташламыйлар. Алар өчен махсус төрле чаралар үткәрелә. Республика ветераннар советы социаль юнәлештә төрле грантлар ота. Шулар ярдәме белән проектлар да тормышка ашырыла. Әйтик, “бик сабр” проекты өлкәннәр республиканың 6 психоневрологик интернатына тормышка ашырыла. Шуңа да өлкәннәрне тагын да актив булырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга өндәделәр.
Һәр өлкән яшьтәге кешенең күңелен күтәрә торган “Балкыш” фестивале хакында да сөйләштеләр. Быелгысы республика ветераннар (пенсионерлар) советының төбәк оешмасының 35 еллыгына багышланачак. Яңа гына эшли башлаган җитәкчеләргә озак еллар эшләгән хезмәттәшләре үз киңәшен бирде. Яшел Үзән районының ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтулин, һәр эштә уйлап эшләргә куша.
– Район җитәкчесе белән бер фикердә булырга кирәк. Әгәр ул өлкәннәрне аңлый торган кеше була икән, эшләү җиңел булачак. Бер уйлаганда без бит бер юнәлештә эшлибез, – ди ул. – Бу яктан безнең районда проблемалар юк. Район башлыгы кулдан килгәнчә ярдәм итә. Акча сорасак акчалата, зал сорасак зал бирә. Шундый мөмкинлек булганда, ничек эшләмисең инде?– ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү