Татарстан юлында булган һәлакәттә бер хоккейчы үлгән

  Казан-Оренбург трассасында булган юл һәлакәтендә Түбән Каманың «Реактор» хоккей клубының хоккейчысы 19 яшьлек Никита Мокеев һәлак булган.

Никита «Лада» машинасы белән булган, кинәт каршы яктан килгән машина юлына чыккан һәм фурага бәрелгән. Бәрелүдән машина юл читенә очкан һәм егет шунда ук үлгән.

Никита белән бергә машинада дус кызы була. Кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү