Яңа ел бәйрәме көннәрендә театр һәм музейларда кызыклы программалар көтелә

Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова Яңа ел бәйрәме көннәрендә театр һәм музейларда кызыклы программалар көтеләсен хәбәр итте.

— Яңа ел — мәдәният һәм сәнгать тармагы өчен кызу чор. Татарстанның мәдәният учреждениеләре махсус чаралар әзерләде. Музейларда 50, театрларда 150дән, республиканың районнарында 150дән артык чара оештырылачак, — диде Ирада Әюпова.

Сүз уңаеннан, Яңа ел бәйрәме көннәрендә башкалада ачык һавада 160лап чара узачак.


Фикер өстәү