Роспотребнадзор: Узган атнада COVID-19 белән чирләүчеләр саны 40 %ка кимеде

Татарстанда коронавируска бәйле эпидемиологик хәл тотрыклана. Узган атнада COVID-19 белән чирләүчеләр саны 40 процентка кимеде. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

— Соңгы атнада коронавируска бәйле вазгыять тотрыкланды. Дүрт атна дәвамында без авыручылар саны кимүен күзәтәбез, соңгы атнада бу кимү аеруча зур булды һәм 40 процентка җитте, – диде Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе сүзләренчә, вазгыятьне тотрыкландыруга күмәк вакцина ясату да йогынты ясаган. Хәзерге вакытка халыкның 74 проценты прививка кадаткан инде.


Фикер өстәү