1 гыйнвардан чит ил кешеләре законсыз эшләгән өчен илдән куылырга мөмкин

Россиядә киләсе елның 1 гыйнварыннан чит ил кешеләрен законсыз эшләүләре өчен куарга, шулай ук кире илгә керүләрен тыярга мөмкиннәр.

Моннан тыш эш бирүчеләргә чит кыйтгалардан килүчеләрне законсыз рәвештә эшкә алган өчен бер хезмәткәр өчен 800 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.

Шулай ук 31 декабрьдә чит илләрдән килүчеләргә үзләренең хокукый статусын җайга салу мөмкинлеге биргән вакытлыча чаралар төгәлләнә. Әлегә хезмәт эшчәнлегенә керешүгә рөхсәт документлары булмаган мигрантлар эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итә, ә эш бирүчеләр алар белән хезмәт килешүләре төзи.
Узган айда Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин мигрантларга контрольне көчәйтү тәкъдиме белән чыккан.


Фикер өстәү