Яңа ел бәйрәмнәрендә җыелган артык авырлыктан котылу юлларын әйткәннәр

Диетолог Кэтлин Троттер Яңа ел бәйрәмнәрендә “кунган” артык килограммнардан ничек котылырга мөмкин булуы турында сөйләгән.

Аның әйтүенә, ябыгу программасы барлык кешегә дә бер үк төрле була алмый. Кешенең җенесенә, яше, матдәләр алмашы тизлегенә һәм физик эш яки күнегүләр белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәвенә бәйле ул. Моның өчен белгеч белән киңәшләшергә кирәк, дигән диетолог “Express” хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, иң мөһиме – даимилек, билгеле бер тормыш рәвешен үзгәртмичә саклау. “Катгый диеталар һәм күнегүләр гормоннарга, гәүдә авырлыгына һәм матдәләр алмашына тискәре йогынты ясарга мөмкин”, – дигән ул.

Диетолог “дөрес” ябыгу өчен туклыклы матдәләре күбрәк булган ризыкларга өстенлек бирергә, ярымфабрикатлар һәм гамбургер-чисбургер ише әзер ризыкларны ашамаска киңәш иткән.


Фикер өстәү