Диндә булмаган үлгән туганыгыз өчен намаз башкарырга ярыймы?

Әтием үлеп китте. Кызганыч, Аллаһы Тәгалә алдындагы барлык бурычларны да үтәп яшәде дип әйтә алмыйм. Намаз укымады, ураза тотмады. Аның өчен намаз һәм уразаларны мин башкара аламмы?

Г.Галиева. Арча

«Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы  Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ:

– Мәрхүм булган кешенең урыны оҗмахта булсын! Хәзер инде Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, кичерүенә өметләнәсе кала. Аның урынына намаз уку да, ураза тоту да мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә дә фарыз гамәлләрнең һәр кешедән аерым соралачагын искәртә. Һәр кеше үзе өчен генә башкара аларны. Әмма динебездә әти-әниләребез өчен хаҗ кылу рөхсәт ителә.


Фикер өстәү