Айназ Габидуллина: Күптән түгел зур сабак алып, Мисырдан кайттык

Узып баручы елга йомгак ясаган чакта, аны һәркем үзенчә сыйфатлыйдыр.  Без бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә Айназ Габидуллина белән 2021 елга йомгак ясадык, бусагага якынлашучы елга ниятләрне барладык.

Айназ Габидуллина, блогер:

Бу ел эш мәсьәләсендә аеруча уңышлы узды. Туйлар алып бару буенча хәтта рекорд куйдык. Бик күп яшь, матур парларның туйларында эшләргә насыйп булды. Безнең өлкәгә кагылган катгый чикләүләрдән соң бу – безнең өчен аеруча зур сөенеч. Күптән түгел зур сабак алып, Мисырдан кайттык. Күрәчәк булгандыр, ләкин анысына рәхмәтле без. Үзебез өчен күп нәрсәне аңлап, киләчәк өчен зур нәтиҗәләр ясадык.

Ниятләрнең барысы да чынга ашмады. Ләкин мин хәзер әллә ниләр өмет итеп, зур әйберләр турында хыялланып яшәмим. Булганына шөкер, кулган килгәннең барысын да эшлибез. Әле менә өйгә бик зур ремонт ясадык, Яңа елда өр-яңа фатирга кергән кебек булды. Нинди генә авырлыклар белән очрашсак та, Аллаһы тәгаләгә рәхмәтле булырга кирәк. Бернәрсә дә юкка түгел. Ел бит ул – календарь бүленеше, ә гомер берәү һәм безнеке генә.

«Ватаным Татарстан» газетасының укучыларын да әлеге матур бәйрәм белән котлыйм! Яңа ел бәхет, иминлек һәм тынычлык алып килсен. Иң мөһиме – зур афәтләр, кайгы-хәсрәтләр урап узсын. Сезнең өчен хәерле булган теләкләр чынга ашсын!


Фикер өстәү