Юл һәлакәтендә Татарстан регбичылары һәлак булган

Кичә төнлә булган юл һәлакәтендә “Энергия” регби-клубында шөгыльләнүче ике яшь спортчының гомере өзелгән.

Фаҗига Ульяновск өлкәсендә килеп чыккан. Спортчыларның Пензадан Раштуа турнирыннан кайтулары булган. Бу турыда Россия регби федерациясе хәбәр итә. Һәлак булучылар арасында шулай ук бер регбистның әнисе дә булган. Машинада алардан кала ике бала да утырган булган. Аларны хастаханәгә алып килгәннәр.


Фикер өстәү